10 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә ориентлашкан Күпфункцияле Үзәкнең рәсми рәвештә ачылу тантанасы булып узды. 18 февраль көнне исә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов түбәнкамалыларга хезмәт күрсәтәчәк әлеге Үзәк белән танышып, халык белән аралашып китте. Рөстәм Нургалиевич сүзләренчә, әлеге үзәкләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, заманча итеп җиһазландырылган, югары квалификациягә ия булган кадрлар белән тәэмин ителгән МФЦ алга таба тагын да популярлашачак.
Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан Күпфункцияле Үзәктә таныклыкларны кабат бирү, никахны теркәү һәм аерылышу өчен гаризалар кабул итү кебек хезмәтләр күрсәтелә. 10 -17 февральдә Түбән Камадагы Күпфункцияле Үзәккә ГХАТ идарәсенә кагылышлы теге яки бу сораулар белән 15 кеше мөрәҗәгать иткән.