Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

     2014 елның 20 февралендә Югары Ослан муниципаль районының ЗАГС булеге җитәкчесе Тимер туйлары белән ирле – хатынлы Павел Семен улы һәм тамара Нестер кызы Березкиннарны котлады.  гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Алар Югары Ослан районының Куралово авыл Советында 1949 елның 20 февралендә язылышканнар.

     Ирле – хатынлы Березкиннарның исемнәре бергә узган тормышларының 65 еллыгына багышлап районның Хөрмәтле гражданнар китабына кертелде. Алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәтен һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы шулай ук юбилярларны җылы котлады  һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International