ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2014 ел
дүшәмбе
      2014 елның 3 нче мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының ГХАТ бүлегендә авыл советы белгечләре белән җыелыш үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фатыхова Л.Р. гражданлык хәле актларын теркәгәндә килеп чыга торган  хаталар турында сөйләде, аларны булдырмау  өчен киңәшләрен бирде һәм “Гражданлык хәле актлары турындагы” федераль законга кертелгән үзгәрешләргә басым ясады.
      Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлеге,  Әлки районы УФМС идарәсе белән берлектә 2014 елның 3 март көнендә тантаналы төстә 17 яшьүсмергә паспортлар тапшырды. Бу тантанада аларның әти-әниләре дә катнашты.
      2014 елның 2 мартында Яр Чаллы шәһәрендә “Кунакчыл кәләш”  конкурсы узды. Бу конкурс “Бриллиант кәләш” Ботенроссия фестивале республика туры кысаларында ел саен уздырыла. Конкурста Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Азнакай шәһәрләреннән 8 кыз катнашты.

Мөслим районы Мәлләтамак авылы Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Галимова Гөлфәридә Мөбәракша кызы 2014 елның 3 мартында үзенең 100 яшен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә Мөслим муниципаль район Башлыгы Р.Х.Муллин, авыл җирлеге Башлыгы А.Н.Шайгарданов һәм район делегациясе вәкилләре килгән иде.

Гөлфәридә әбигә РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Президенты Р.Н.Миннихановның исемле котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Барысы да юбилярны котлап, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләде.

      2014 елның 1 мартында ирле-хатынлы Сычевлар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Күптәнге гадәт буенча Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән юбилярларга “Совет да любовь” исемле истәлек медальләре тапшырылды.

2
март, 2014 ел
якшәмбе
      Азнакай шәһәрендә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. Чаңгы базасында шәһәр һәм район предприятие, оешма, учреждение командалары арасында зарница һәм чаңгы  ярышлары үтте. 

Җырлашыйк, туганнар, җырлашыйк!

Кармалы авылы уянсын.

Ай, уянсын да тыңласын,

Масленицага җыенсын!

    Менә шулай итеп җырчы-музыкантлар Кармалы авыл җирлегенең халкын үзәк усадьбага күңел ачу мәҗлесенә, Май чабу бәйрәменә(Масленицага) чакырдылар.

    Бәйрәм уңды: авыл халкы да, кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр. Матур итеп бизәлгән яхшы атларда йөрделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле уеннарда, конкурс-викториналарда катнаштылар.

    Соңыннан оста хуҗабикәләр барысын да үзләренең тәмле коймаклары, кайнар чәйләре белән сыйладылар.

Попова Валентина Андрей  кызы хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының толы.   Күп еллар авыл хуҗалыгына көчен, хезмәтен биргән кеше ул. Биш акыллы  бала тәрбияләп үстергән.  Бүгенге  көндә ун оныгы, ундүрт оныкчыгы һәм бер  оныгының оныгы бар. Валентина Андрей кызы улының гаиләсе тәрбиясендә яши.

Юбилярны котлап Баулы районы Башлыгы  урынбасары М.Г.Хасиятуллин  бик күп җылы теләкләр теләде һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырды.


1
март, 2014 ел
шимбә

2014 елнын 1 март конендә Түбән Кама районың Иске Чишмә авыл жирлегендә “Сүнмәс өчен, балкып ян” символик исемле бәйрәм узды. Кышны озатырга күп кенә кеше жыелды, кунакларны күпереп пешкән коймак һәм авыл самаварыннан кайнар чәй белән сыйлап, каршы алдылар. Бәйрәмдә изге, киләчәккә якты өмет белән сугарылган теләкләр биюләр, жырлар белән үрелеп барды, бала-чага да өлкәннәр дә атта йөрде, төрле-төрле уеннарда катнашты. 
Матур традиция буенча, бәйрәм Масленица курчагын яндыру белән тәмамланды. Элек-электән бу йола якты киләчәк, уңай якка үзгәреш символы булып торган. Иске Чишмә халкы да бәйрәмнән күтәренке күңел, яхшы кәеф белән таралышты.

     2014 елның 1 мартында Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «алтын» юбилярларны тантаналау үтте.
      “Алтын” юбилярлар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International