ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
      Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе эшлекле дүшәмбедә 2013 һәм 2014 елның беренче ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Нәтиҗә ЗАГС бүлеге, барлык авыл җирлекләре һәм һәртөр актлар буенча ясалды.

      2014 нче елның 28 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында сугыш һәм тыл ветераннары гаиләләре Исхаковлар, Ивановлар, Феофановлар, Коротковлар өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанага ил данын үз иңнәрендә күтәргән шәхесләр чакырылды. Хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаиләләр үрнәк тормыш юлын үтеп яшьләр өчен маяк булып торалар.
      Ике гаилә бәхетле әти-әни булды. Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты исеменнән аларга тантаналы рәвештә туу таныклыклары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

27
апрель, 2014 ел
якшәмбе

Владимир Иванович белән Мария Дмитриевна катлаулы вакыйгаларга бай тормыш юлы узганнар. Гаилә башлыгы Түбән Кама шиналар җитештерү заводында эшләгән, хатыны медицина хезмәткәре. Гаиләдә 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исә оныклар үстерергә булышалар.


26
апрель, 2014 ел
шимбә
      Район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин катнашында узган бу акциядә районның барлык оешмалары да катнашты. Бу көнне, Бәрле елгасы ярларын ныгыту максатында, 3000 төп агач утыртылды. Киләчәктә без утырткан агачлар районыбызны яшеллеккә күмеп ямьләндереп утырырлар.
      26 нчы апрельдә Апас районында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан һәм “Урман утырту көне” акциясенә кушылып агач утырту көне узды. Биредә барлык хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре дә актив катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр райондашларыбызның һәрберсенең исемен мәңгеләштерү йөзеннән исемле агачлар утыртылды. Бу изге эшкә өлкәннәр белән беррәттән яшьләрдә бик теләп кушылды.
Баулы ГХАТ бүлеге һәм шәһәрнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре халкыбызның традицияләрен  һәм йолаларын яңартуга багышланган эшне дәвам итәләр. 
      ЗАГС бүлеге урнашкан “Барс” спорт һәм мәдәният комплексы тирәсен тулысынча чистарттылар. “Шәһәребезне тагын да чистарак итик!” девизы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен өмәдә генә түгел, калган көннәрдә дә актуаль булып калыр.Чөнки озакламый туйлар вакыты җитәчәк һәм шуның өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләргә, тантана залына кергәнче үк, бәйрәм кәефе булдырырга телиләр.
       2014 елның 26 апрелендә Алексеевск районы Биләр авыл җирлегендә “Агач утырту көне” акциясе үтте. Бу файдалы эштә авыл кешеләре, мәктәп укучылары, ветераннар һәм оешмаларның хезмәткәрләре катнашты. Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре дә актив катнаштылар, алар берничә дистә агач утырттылар.
      2014 елның 26 апрелендә Спас муниципаль районы Болгар шәһәрендә “Агач утырту көне” акциясе үтте. Бу файдалы эштә шәһәр кешеләре, мәктәп укучылары, ветераннар һәм оешмаларның хезмәткәрләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International