26 апрель көнне Питрәч ГХАТ бүлегендә хәр өйләнешкән парга яңа гаилә төзү символы итеп чыршы усентесе буләкләнде.
25 нче апрель көнне Акбүре авылында туып гомер итүче, тормышның ачысын, төчесен татыган Зартдинова Зәйнәп апага 90 яшь тулды. Шушы олы юбилей уңаеннан Акбүре авыл җирлеге башлыгы һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәйнәп апаны котларга килделәр. Җәүдәт Мәхмүт улы һәм Әлфирә Хәбибулла кызы юбилей белән котлап исәнлек–саулык теләделәр, район хакимияте һәм авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.