ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

      29 апрель көнне, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне 13 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык ата-аналарны бала тууы белән тәбрик итәбез. Өегездә балалар тавышы чынлап торсын, һәрбер гаиләдә һәм илебездә иминлек, тынычлык булсын!

      Чүпрәле районының ГХАТ бүлегендә апрельнең 29-ы көнне авыл җирлекләрендә гражданлык хәле актларын теркәү вазифалары үтәүче белгечләр белән янгын  куркынычсызлыгына карата багышланган уку-өйрәтү дәресләре узды. Районның янгын куркынычсызлыгын күзәтүче бүлек инспекторы биредә катнашучыларга эш урыннарына, биналарга, аеруча зур әһәмияткә ия булган архив бүлмәләренә нинди таләпләр куелганын, иң беренче чиратта нәрсәләр булырга тиешлеген аңлатты һәм алар белән ничек кулланырга кирәклеген күрсәтте.

      Баулы муниципаль районында  җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Альберт Хабибуллин  муниципаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. ГХАТ бүлеге специалисты А.Ахметова “Баулы районына 80 ел” юбилей медале белән бүләкләнде.

      Бөек Җинү бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлегенең һәм авыл җирлеге башкарма комитеты эшчеләре сугыш ветераннарының гаиләләре тормыш хәле турында кызыксынып  кунакка йөриләр. Шуларның берсе Гыйлемҗановлар гаиләсе.  Хөсәен  Гыйлемҗан улы һәи Зәйтүнә Әхмәтша кызы 65 бергә инде. 1949 елның 18 гыйнвар аенда алар гаилә төзеделәр. Шуннан бирле бер-берсенә терәк булып яшиләр. Дүрт бала: 2 ул, 2 кыз үстерделәр. Ике уллары туган якта калып үз гаиләләрен кордылар. Ә ике кыз Казан шәһәрендә яшиләр. Әммә гаилә бәйрәмнәренә бөтенесе дә әти-әниләре янына кайталар.

2014 елның 29 апрелендә Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Артур Хуснуллинның язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.

         ЗАГС бүлегенең җитәкчесе  Н.Кадырова  яшь парга бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балалары сау-сәламәт  булып үсеп, аларны үзенең уңышлары белән сөендереп торсын дигән теләкләр белдерде.

      Балык Бистәсе район депутатларының чираттагы утырышында Бәтке авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Динмөхәммәтов Фәнис Мансур улы һәм Юлсубино авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Зыятдинова Эльмира Хикмәт кызы хезмәт өчен почетлы грамоталар белән бүләкләнделәр.

      Фәнис Мансур улы һәм Эльмира Хикмәт кызы үз эшләренә таләпчән карашта, үзләре оештырган барлык бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Үз яшәгән һәм хезмәт иткән җирлек халык тарафыннан тирән хөрмәткә казынып эшлиләр.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
      Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 7 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм күп балалы гаиләдә өченче булып туган  сабый Анастасиянең әнкәсе Марина Сачковага сувенир тапшырды. 
      2014 елның 28 апрелендә Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 3 бала тууы теркәлде. Шулар арасында 2014 елда 50 нче булып туган бала да бар иде. Баланың атасына тантаналы рәвештә туу таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
      Агымдагы елның 28 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе белгечләре консультация һәм диагностика бүлеге “Хатын-казлар консультациясе”ндә булачак әниләр белән очрашу уздырды.
      Баулы шәһәренең 14 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы район Советы Аппараты җитәкчесе Р.Г.Хамидуллин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Паспорт белән бергә укучыларга сувенирлар тапшырылды. Тантаналы чарада ГХАТ бүлеге, УФМС бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International