ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 26 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында район башлыгы Айдар Метшин һәм аның тормыш иптәше Наилә Метшина  исеменнән кабул итү тантанасы булып узды. Әлеге чара Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан үткәрелде. Мәртәбәле кабул итүгә шәһәр һәм районыбызның күркәм, күз өстендә кара каш булган, хөрмәт һәм ихтирамга лаек гаиләләре чакырулы иде. Кунакларны сәламләп Айдар Метшин әлеге чараның нәкъ ГХАТ идарәсенең тантаналар залында узуына ишарәләп, моның символик мәгънәгә ия икәнен ассызыклады. Көн сан диярлек дистәләгән яшь пар кавышкан, сабыйларга исем кушылган, юбилярларны хөрмәтләгән залның гөмбәзләре, әйтерсең лә, үзләре үк бүген нигез салынган традициянең озын гомерле булуына ишарәләп, хәер-фатихада торалар, дип белдерде район башлыгы. Үз чиратында Айдар Метшинның тормыш иптәше Наилә ханым алар гаиләсе өчен дә агымдагы елның юбилейлы булуын билгеләп үтте. Быел Метшиннар гаиләсе тормыш корып яши башлауларының көмеш туйларын билгеләп үткән. Кичә барышында шушы араларда гына зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән Мәсъгүт әфәнде белән Зәйнәп ханым Сибгатовларны, алтын юбилярлар Исмәгыйлевлар, Распоповлар, Кротовларны зурлап котладылар. Моннан тыш Республика көне 30 августта никахларын рәсмиләштерәчәк Юрий Павлов белән Лилия Мөхетдинованың ярәшү йоласы булып узды. Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң шәһәребезнең мәдәният осталары концерты булды.     

2014 елның 26 августында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәр башлыгы В.Г.Шайхразиев белән очрашу узды. Бәйрәмгә 20 матур гаилә чакырылды. Очрашу барышында Нуриәхмәтова Элинага исем кушу тантанасы курсәтелде. Бәйрәм күтәренке рухта шәһәребезнең иҗади төркем чыгышлары белән алып барылды.

Бик күп җылы сүзләр әйтелде безнең юбилярларга.

         Алар нәкъ 50 ел кулга-кул тотынышып, икәүләшеп таңнарны каршылыйлар. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, бары тик мәхәббәтләре генә сүнми. Мәхәббәтләре алар өчен генә түгел, шулай ук балалары, оныклары һәм оныкчыклары якорь булып тора. Бергәләшеп шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашканнар.

Алар арасында:

- Илья улы Юрий һәм Кузьма кызы Мария Цибыннар

- Петр улы Николай һәм Федор кызы Нина Володиннар

- Афанасий улы Виктор һәм Ефим кызы Валентина Башкирцевалар

- Зарип улы Гилемхан һәм Музип кызы Кәшифә Зариповлар

- Николай улы Владимир һәм Василий кызы Чулковалар.

Бу чара Киров районының ЗАГС бүлеге, Киров районының Пенсион фонды һәм Киров районының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белән берлектә үткәрелде.

     
    8нче хатын-кыз консультациясендә булачак әниләргә Киров ГХАТ бүлегенең мөдире С.И.Липовая балаларның туу турында таныклыкны һәм балалар тудыру йортында ничек алып булу, Киров районнының пенсион фондының социаль түләүләр  буенча мөдире Печенкина Л.В. ана капиталы дәүләт сертификаты, Хухрова Е.А. ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә социаль ярдәм һәм патронаж турында сөйләделәр.

Камил Зиятдинов  мәктәп тәмамлар вакытка үзен медицинага багышлаячагын  төгәл белә. Мондый карарга килүендә, мөгаен,  әти-әнисе үрнәге дә хәлиткеч роль уйнагандыр. Аның әтисе Мөхәммәт  Исмәгыйль  улы – табиб-психиатр, ә әнисе Тәскирә  Зиннәтулла кызы фельдшер-нарколог булып  эшләде. Югары уку йортында белем алу  гаять катлаулы булса да, ул Камилнең сайлаган һөнәре белән кызыксынуын арттыра гына. Камил Мөхәммәт  улы исә студент чагыннан ук фтизиатрия белән мавыга. Әлеге өлкәдәге белемен арттыру  максаты белән ул Мәскәү туберкулез  институты  аспирантурасына укырга керә.  “Каменка” санаториендә эшләү исә  кандидатлык диссертациясе  өчен  гаҗәеп бай  материал тупларга мөмкинлек бирә. Камил Зиятдинов аны уңышлы яклый, ә 2003  елда исә  докторлык диссертациясе әзерли.

    Буа медицина училищесын тәмамлаган Фирдәүс белән дә Камил менә шушылай эш арасында, көндәлек ыгы-зыгыда таныша. Әмма бу очрашу аларның гомерлек язмышын  хәл  итә дә куя – берничә айдан яшьләр, туйлар уздырып, гаилә дә корып куялар.

    Төп кыйммәт, мөгаен,  гаиләнең  тулы булуында, балаларның әти-әниләренең шәхси үрнәгендә тәрбияләнүендәдер. Үз әти-әниеңне хөрмәт итү дә – балаларга матур үрнәк. Төп эшләренә күпме генә вакытларын сарыф итсәләр дә,  Камил Мөхәммәт улы белән  Фирдәүс Фарук кызы менә дигән әти-әни. Уллары Хәлил әти-әнисе  эзеннән китәргә булган  һәм Казан медицина университетына укырга кергән. 2012 нче елда   аны  тәмамлаганнан соң, армия хезмәтенә киткән һәм герой-шәһәр Севастопольгә Хәрби-Диңгез Флотына  хирург итеп җибәрелгән.  Армия  хезмәтеннән соң  Хәлил ординатурага  юл тоткан  һәм  хәзерге вакытта  укый да, Әтнә районында хирург та булып эшли. Кызлары Миләүшә, күңеленә ошаган һөнәрне сайлап, авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергән.

  Зиятдиновлар  заманында Биектау районы җитәкчесе булган һәм хәзер дә аның үсешенә ярдәм  итеп торучы Рөстәм Нургалиевич белән     очрашуга бик шат булуларын да билгеләп үттеләр.


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

      Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 100 нче парның тантаналы төстә теркәлүе үткәрелде. Бәхетле пар Актаныш авылыннан  Бадертдинов Алмаз Хәниф улы хәм Ахметова Ирина Ригель кызы булдылар. Әлеге  парга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе район ЗАГС бүлегенең котлау хатын тапшырды. Яшь парга ул үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина сөенеп елмайды: чакырылган гаиләләр барысы да үзвакытында җыелып беттеләр!

Аларны райондагы гаилә институтының алтын фонды дияргә була: һәр гаилә үзенчә данлы, үзенчә бәхетле, үзенчә кызыклы. Иске Әлмәт авыл җирлегеннән килгән Гөлнур һәм Вәлимәрдан Нигъмәтуллиннар 60 ел бергә гомер итеп, 5 бала үстергәннәр, гомерләре буйлап колхоз эшендә дә хезмәт куйганнар. 54 ел тату гомер иткән Рауза һәм Идрис Хәммәтвәлиевларның “Нурлатнефть” НГДУсында хезмәт стажлары 85 елга җыела икән. Богдашкинодан килгән Валентина һәм Иван Алексашкиннар–10 балага әти-әни, 21 оныкка әби-бабай–шуннан да олы бәхет буламы соң? Әнә, Иске Әмзәдән  Вәсилә һәм Әкрам Минаповлар да күптән түгел үзләренең нинди бәхетле гаилә булуларын кабат тоеп сөенгәннәр: 55 еллык гаилә бәйрәмнәренә 6 балалары, 10 оныклары һәм оныкчыкларына кадәр җыелган.

2014 нче елның 25 августында Зәй районы һәм шәһәренең иң күркәм, лаеклы гаиләләрен район һәм шәһәр башлыгы Т.В.Воропаева катнашында үткәрелгән бәйрәмдә хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә 20 елдан артык бергә яшәүче, тәрбияле балалар үстергән 24 гаилә чакырылган иде. 7 бала тәрбияләп үстерүче, көмеш туйларын билгеләп үтүче Лопатиннар гаиләсе игътибар үзәгендә булды. Тәрбиягә алып 8 бала үстерүче 12 балалы Клушевлар гаиләсенә күп мактау сүзләре җиткерелде. Кадер авыл җирлегеннән килгән бергә 57 ел гомер кичүрече Мингазовлар гаиләсендә аерым игътибар бирелде. Район башлыгы Татьяна Воропаева гаиләләргә алдагы көннәрендә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп истәлекле бүләкләр тапшырды. Концерт группасы артистлары башкарган музыкаль чыгышлар бәйрәмгә ямь өстәде.

Агымдагы елның 25 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә йомгак ясалды. Август ае дәвамында тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары, идарә белгечләре хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы Эльвина Абраровага матди ярдәм күрсәтә ала иде. Алдагы елларда әлеге акция барышында җыелган акчалар “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә тапшырылган булса, быел матди ярдәм адреслы иде. Акция символикасы төшерелгән кубны ГХАТ идарәсе белгечләре  Эльвина һәм аның әнисе Сиринә каршында ачып, җыелган акчаларны ияләренә тапшырдылар. Яшь хатынның күзеннән атылып чыккан рәхмәт яшьләре, кечкенә кызның гел бишлеләр генә алып, яхшы укырга биргән вәгъдәләре ГХАТ идарәсе белгечләренең тырышлыклары бушка китмәгәнлегенә аермачык дәлил булды. 

 


24
август, 2014 ел
якшәмбе

      2014 нче елның 23 нче август көне мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары хәтерендә мәңге истә калыр мөгаен: бу көнне шәһәр җирле ГХАТ бүлеге тарихында ачык һавада узган иң күләмле язылушы тантанасы узды.  Бу көнне язылышкан 14 парның барысы да  шәһәрнең гүзәл яр буенда никахлашырга ризалык бирде. Әйтерсең, яшь парларның балдак алмашуларын карарга бар шәһәр халкы килгән. Яр буенда аяк басарга да урын юк иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тарафыннан әйтелгән  “Сезне законлы ир һәм хатын диеп игълан итәм” дигән сүзләре бу көнне аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Яр буенда җыелган халыкның хисләренә чик юк иде.

     Барлык кәләшләрнең бергәләп чәчәк бәйләме ату күренеше аеруча кызыклы булды. Кәләшләрнең берсе букетны Нократ елгасы өстеннән атты. Чибәр һәм куркусыз Валентинаны үз эшләренең остазы булган флайбордистларның куллары ышанычлы тотты.

    Әлбәттә, бәйләмнәрне тоткан яшь кызлар якын киләчәктә үз язмышларын табар һәм тиздән Мамадыш шәһәренең ГАХТ бүлеге ишеген шакыр дип өметләнәсе килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International