ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2014 ел
якшәмбе

Очрашу  барышында  хөрмәтләнүче  гаиләләр  арасында   сугыш  ветераны  Ефим  Константин  Даниловлар  һәм  тыл  хезмәтчәне  Әсвәт  Сөләйман   улы  Исмәгыйлевләр  гаиләләре  бар  иде.

 Шулай  ук  сәхнәгә    Галина  Петровна  һәм   Александр  Леонидович  Живописцевлар  һәм  аларның  кызлары  Наталья  Александровна  Филиппова  чакырылды. Алар  барысы  да  икмәк  заводында  эшлиләр. Татар  Ялтаны  авылында  узган  ел  районда  беренчеләрдән  булып  Нурия  Рәхимҗан кызы һәм  Рамил  Шамил  улы Камаловлар  үзләренең  югары  технологияле  гаилә  фермаларын  ачтылар.   Күп балалы  гаилә  -  Наталья  Анатольевна  һәм  Андрей   Вадимович  Мельниковлар, тәрбиягә  бала  алган гаилә – Рушания  Нәгыйм  кызы  һәм  Таһир  Шамил  улы  Ибраһимовлар,  елгачылар- Татьяна  Ивановна  Һәм  Александр  Михайлович  Буслаевлар,  сәгатьчеләр-  Светлана  Вильдановна  һәм  Алексей  Владимирович  Осиповлар,  педагоглар-  Любовь  Николаевна  һәм  Рәмис  Якуб  улы   Муллагиловлар,  медиклар – Мәүлидә  Зәкри  кызы  һәм  Габделәхәт  Гариф  улы  Мифтаховлар,  спортчылар – Наилә  Нәгыйм  кызы  һәм  Фәрит  Гамир  улы  Шәрәфетдиновлар,  катнаш  гаилә – Зинаида  Петровна һәм  Җәлил  Нургата  улы  Шәрифуллиннар  , мәдәният  хемәткәрләре  -  Екатерина  Георгиевна  һәм  Владимир  Алексеевич  Исаевлар   адресына  да  җылы  сүзләр  әйтелде.

Барлык  гаиләләргә  дә  Чистай  муниципаль  районы  башлыгы  Илдус  Әхмәтҗанов  Советның  һәм  Чистай  муниципаль  районы  башкарма  комитетының   Мактау  кәгазьләрен, чәчәкләр  һәм  истәлек  бүләкләре  тапшырды.

Мәдәният  учреж дениеләре  коллективлары һәм  солистлары  чыгышлары  һәрберсе  өчен  музыкаль  бүләк  булды.

   

Ул инде менә өч ел рәттән үткәрелә һәм күренгәнчә традициягә әйләнеп бара. Бу юлы мероприятиядә 15 кәләш катнашырга үз теләген белдерде, аларның күбесе кияүдә. Күпләгән тамаша алдына алар яңадан үзләренең туй күлмәкләрен киеп, чәчләрен ясап килү мөмкинлекләрен кулландылар. Кәләшләр төрле конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар, биеделәр һәм фотосессия үткәрделәр.

Мероприятиянең турыдан-туры оештыручылары булып ”Невеста” салоны, ”Миллион шаров” компаниясе һәм фотограф Юлия Ситдикова торды. Алар тарафыннан Лениногорск шәһәренең балалар үзәк район больницасында ата-аналар карамагыннан мәхрүм калган балар хөрмәтенә хәйрия акциясе үткәрелде, шул максаттан балаларга күп күләмдә подгузниклар бирелде.

 


23
август, 2014 ел
шимбә

      23 нче августа Мамадыш районы халкы һәм кунаклары шәһәр көнен билгеләр үттеләр. Оештыручылар тарафыннан бик үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән иде.

Традиция буенча, район башлыгы Анатолий Петрович тормыш иптәше  Маргарита ханым белән районның 28 авыл җирлегеннән чакырылган иң үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантана шәһәрдәге рестораннарның берсендә узды.

Бәйрәмгә килгән һәр парның шушы югары дәрәҗәдә узучы чарага чакырылуга сәбәпче булган үз гаилә, мәхәббәт тарихы. Анатолий Петрович һәм Маргарита Семеновна үзләре дә райондашлары өчен үрнәк һәм бик күркәм гаилә. Аларның тырышлыгы белән районда гаилә институтын ныгытуга багышланган күп кенә чаралар уза. Җылы атмосферада узган  чара да шуларның берсе булып тора.  Район башлыгы һәм аның тормыш иптәше Маргарита Семеновна   бәйрәмгә килгән һәр гаиләгә үзенең рәхмәтен, җылы теләкләрен җиткерде.

 

2014 елнын 27 августында, Казан каласында, Татарстан Президенты Татарстанның иң үрнәк гаиләләрен узенә кунакка җыячак. Яшел Үзәннән Иваненнко гаиләсе барачак. Алар 40 елдан артык, Яшел Үзән проект-конструктор бюросында эшләделәр. Хәзерге вакытта балалары – кыз һәм малай- ата-аналарынын эзләреннән киттеләр, шул юнәлештә эшлиләр. Владимир Николаевич -  Россия Минэнергоядан “Лаеклы машиностроитель” исеменә лаек булды, Лидия Ефимовна – 1 нче категорияле инженер-конструктор.

Булачак очрашу, Иваненко гаиләсе өчен көтелмәгән яңалык булды. Элеге югары урындагы очрашу, гаилә өчен бик истәлекле вакыйга булачак дип ышанасы килә.

 

2014 нче елның 23 нче август көне мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары хәтерендә мәңге истә калыр мөгаен: бу көнне шәһәр җирле ГХАТ бүлеге тарихында ачык һавада узган иң күләмле язылушы тантанасы узды.  Бу көнне язылышкан 14 парның барысы да  шәһәрнең гүзәл яр буенда никахлашырга ризалык бирде. Әйтерсең, яшь парларның балдак алмашуларын карарга бар шәһәр халкы килгән. Яр буенда аяк басарга да урын юк иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тарафыннан әйтелгән  “Сезне законлы ир һәм хатын диеп игълан итәм” дигән сүзләре бу көнне аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Яр буенда җыелган халыкның хисләренә чик юк иде.

     Барлык кәләшләрнең бергәләп чәчәк бәйләме ату күренеше аеруча кызыклы булды. Кәләшләрнең берсе букетны Нократ елгасы өстеннән атты. Чибәр һәм куркусыз Валентинаны үз эшләренең остазы булган флайбордистларның куллары ышанычлы тотты.

    Әлбәттә, бәйләмнәрне тоткан яшь кызлар якын киләчәктә үз язмышларын табар һәм тиздән Мамадыш шәһәренең ГАХТ бүлеге ишеген шакыр дип өметләнәсе килә.

23 нче августа Мамадыш районы халкы һәм кунаклары шәһәр көнен билгеләр үттеләр. Оештыручылар тарафыннан бик үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән иде.

Традиция буенча, район башлыгы Анатолий Петрович тормыш иптәше  Маргарита ханым белән районның 28 авыл җирлегеннән чакырылган иң үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантана шәһәрдәге рестораннарның берсендә узды.

Бәйрәмгә килгән һәр парның шушы югары дәрәҗәдә узучы чарага чакырылуга сәбәпче булган үз гаилә, мәхәббәт тарихы. Анатолий Петрович һәм Маргарита Семеновна үзләре дә райондашлары өчен үрнәк һәм бик күркәм гаилә. Аларның тырышлыгы белән районда гаилә институтын ныгытуга багышланган күп кенә чаралар уза. Җылы атмосферада узган  чара да шуларның берсе булып тора.  Район башлыгы һәм аның тормыш иптәше Маргарита Семеновна   бәйрәмгә килгән һәр гаиләгә үзенең рәхмәтен, җылы теләкләрен җиткерде.

   Беренче класска баручы баланың әти-әнисе өчен мәктәпкә әзерләнү һәрвакыт мәшәкатьле һәм дулкынландыргыч чор. Мәктәп кирәк –яраклары,мәктәп формасы, сумка һәм аяк-киеме сатып алырга кирәк. Һәм күпләр өчен бу еш кына кыенлыклар тудыра.

   Тәтеш районында, район җитәкчелегенең карары буенча, оешма һәм предприятияләрдә хезмәт итүчеләрнең беренче класска баручы балаларына ярдәм итү оештырылды.

   Тәтеш муниципаль районынының ЗАГС бүлегендә эшләүче специалист Н.А.Амплееваның кызы Полина быел беренче класска укырга бара, башкарма комитет җитәкчесе А.Б.Семенычев Полинага  мәктәп сумкасы һәм гимнастика өчен форма тапшырды, ә ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте.Хәерле юл сиңа, беренче класс укучысы!


22
август, 2014 ел
җомга
   22 август көнне Ютазы районы башлыгы Акбаш авылында яшәүче Валиахметовлар гаиләсендә булып кайтты. 27 август көнне Җәүдәт Фатхулович һәм Дания Мөгамбәровна Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше уздырачак Приёмга барырга әзерләнәләр.

Очрашуга районның бергә парлап озын гомер кичерүче,күп балалы,яшь булуларына да карамастан алдынгы үрнәк гаиләләрне чакырылдылар.Бу парлар халык арасында хөрмәткә лаек, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар.

Район  башлыгы Марат Зиатдинов очрашуда катнашучыларны  кайнар котлады, аларга саулык,озын гомер,бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.

Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова  бу парларның балаларын хөрмәткә лаеклы  кешеләр итеп үстереп, гаилә гореф-гадәтләрен саклап, үрнәк  гаилә булып яшәүләрен әйтте һәм аларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия  сәяси  партиясенең Югары  Ослан районы   бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыковада очрашуга килгән парларга үзенең  матур теләкләрен әйтте.

Очрашуга килгән парлар үзләренең гаилә бәхете серләре турында сөйләделәр. Районның мәдәният йорты  талантлары,сәнгать мәктәп укучылары аларга багышлап үзләренең матур җыр-биюләрен  бүләк иттеләр.Бәйрәм азагында кунакларны  чәй табынына чакырдылар  һәм истәлеккә бүләккә һәрбер парга плет бүләк иттеләр.Очрашу җылы атмосферада узды.

2014 елның 22 августында Мөслим муниципаль район Башлыгының иң яхшы гаиләләр белән Тантаналы очрашуы узды. Очрашуда яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән, авыл һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән 22 гаилә чакырылган иде. Тантана район Башлыгы Р.Х.Муллин белән әңгәмә формасында түгәрәк өстәл артында узды. Кичәдә шулай ук «Татспиртпром» ААҖ Генераль директоры Г.Ф. Куприянов та катнашты.

Бер өстәл артында күп балалы гаиләләр, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермер гаиләләре, атказанган укытучылар һәм табиблар гаиләләре җыелган иде. Чәй артында алар үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Гаиләләргә чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бик җылы дустанә атмосферада үтте.

Ныклы гаиләләр – безнең илебезнең нигезе, алар традицияләрне саклыйлар, яшь буында мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрне сакларга өйрәтәләр, нәкъ менә алардан безнең Ватаныбыз башлана. Бу гаиләләр – үрнәк алырлык. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International