2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районының ГХАТ бүлеге янында тантаналы рәвештә,”Мәхәббәтемне эзлим” дип аталган эскәмия ачылды. Мәҗлестә 11 яшь пар шаһит булдылар. Эскәмия ромашка күренешендә ясалган. Чөнки, ромашка- мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып тора.
29 августта район үзәгендәге яңа ял паркында Татарстан Республикасының суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүнең - 25, Татарстан автономияле республикасының - 95, Сарман районының 85 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы үткәрелде.
Республика көне алдыннан 2015 елның 29 августында Лаеш муниципаль районында ике пар никахлашуларын теркәделәр һәм бербөтен гаилә булдылар. Бу Кашаповлар һәм Источинскийлар гаиләләре.
ЗАГС хезмәткәрләре бу яшь гаиләләрне тәбрикләп аларга гаилә бәхете, тыныч матур тормыш теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Республика Көне бәйрәме алдыннан, “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” марафоны кысаларында, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге “Республика тасмасы” акциясен дәвам итте. Бүлек хезмәткәрләре 28 августта, никахларын тантаналы төстә теркәү алдыннан, яңа өйләнешүчеләргә һәм кунакларга Татарстан флагы төсләре төшерелгән тасмалар тараттылар. Яшь буынны тәрбияләүдә, аларда ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуда Республика символының әһәмияте зур.
Аны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән беррәттән, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйковалар да тамаша кылды һәм райондашларыбызны Республика көне белән котлап ихлас теләкләрен җиткерделәр.
2015 елның 28 августында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Римма Хажи кызы һәм Тәбрис Харрас улы Сабировларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.
Әлеге бүләкне “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе кысаларында Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлеге ясады. Гомумән, акция барышында районда барлыгы 134 укучыны мәктәпкә җыйганнар, шуларның 102се беренче сыйныф укучылары.