29 август көнне, Республика көне уңаеннан, Теләче үзәк ял паркында зур бәйрәм тамашасы үткәрелде

2015 елның 29 августы, шимбә

Аны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән беррәттән, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйковалар да тамаша кылды һәм райондашларыбызны Республика көне белән котлап ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Зур бәйрәм концертыннан тыш, биредә рәсем күргәзмәләре, төрле конкурс-бәйгеләр үткәрелде, ике пар барча халык алдында  бер-берләренә матур вәгъдәләр биреп, үзләренең тормыш юлларын башлап җибәрделәр. Мәскәүдән кайткан кунагыбыз Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында гомерендә күп тамашалар күрүен әйтеп, әмма  кияү белән кәләшнең барча халык алдында язылышуын беренче тапкыр гына күрүен билгеләп үтте. “Оригиналь алым!” – диде ул бу хакта ассызыклап. Тамашачылар ял паркыннан бәйрәмчә кәеф һәм зур канәгатьләнү хисе белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International