29 августта район үзәгендәге яңа ял паркында Татарстан Республикасының суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүнең - 25, Татарстан автономияле республикасының - 95, Сарман районының 85 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы үткәрелде.
Сарманлыларны, кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.