“Яшел Россия” - “Бөтенроссия экологик шимбә” акциясе кысаларында 2015 елның 28 августында Бөгелмәдә, шәһәрне чистарту максатыннан, санитар-экологик өмә уздырылды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре, территорияне санитар чистартуда актив катнашып, шәһәрне чистарту һәм ямьләндерүдә үз өлешләрен керттеләр.
2015 елның 28 августында, Республика Көне һәм шәһәр көне бәйрәмнәре алдыннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500-нче язылышу теркәлде. Бүлек хезмәткәрләре яңа өйләнешүче парга – Алина белән Кириллга олы мәхәббәт, игелек, тынычлык, сәламәтлек һәм ак бәхетләр теләп, сюрприз-торт бүләк иттеләр.
Бүген Идел буе районы ГХАТ бүлегендә балалар йортында тәрбияләнгән Беркутов Владислав һәм Филинова Эльвинаның никахлары теркәлде. Алар бергә техникумда укыганда танышканнар. 2 ел дус булып йөргәч гаилә корырга булганнар. Кияүнең кунаклар алдында әйткән ант сүзләре беркемне дә битараф калдырмады. Тантанада Идел буе районы балалар йорты директоры һәм педагоглары да катнашты. Яшьләрнең тормышка планнары бик зурдан! Бәхет һәм мәхәббәт телибез сезгә!
Республика көне алдыннан, Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь әниләр һәм балалар өчен матур чара үткәрде. Балалар арасында төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды. Иң актив балаларга призлар тапшырылды. Гомүмән, бер бала да буләксез калмады.
1 класска бу елда ЗАГС специалистларының 2 баласы бара: Камиль Сальманов, Рашид Хаметшин. Аларны Идарә башлыгы Равиля Гыйльметдин кызы котлады.
Тантанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.
ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.
Чүпрәле районы Татар Убие авылында яшәүче Ханбиковлар гаиләсе быел үзләренең Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Шушы матур бәйрәм белән котларга Уби авыл җирлеге башлыгы Ярухин А.Е. килгән иде. Аларга киләчәк көннәренә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур картлык теләп бхләк тапшырды.
Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 6 анага ана капиталын дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. Гаиләдә дүртенче баласы - улы Адел туу сәбәпле күп балалы ата Гизатуллин Фәнискә туу турында таныклык тапшырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х Сафиулловның бала туу белән котлавын укыды hәм атага бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.