Балалар йортында тәрбияләнгән Владислав һәм Эльвинаның Идел буе районы ГХАТ бүлегендә никахлары теркәлде

2015 елның 28 августы, җомга

Бүген Идел буе районы ГХАТ бүлегендә  балалар йортында тәрбияләнгән Беркутов Владислав һәм Филинова Эльвинаның  никахлары теркәлде.  Алар бергә техникумда укыганда танышканнар.  2 ел дус булып йөргәч гаилә корырга булганнар. Кияүнең кунаклар алдында әйткән ант сүзләре беркемне дә битараф калдырмады. Тантанада Идел буе районы балалар йорты директоры һәм педагоглары да катнашты. Яшьләрнең тормышка планнары бик зурдан! Бәхет һәм мәхәббәт телибез сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International