27 август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

 Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 6 анага ана капиталын дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды. Гаиләдә дүртенче  баласы - улы Адел  туу сәбәпле күп балалы ата Гизатуллин Фәнискә  туу турында таныклык тапшырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Р.Х Сафиулловның бала туу белән котлавын укыды hәм атага   бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International