Чистай районында 600нче бала дөньяга килде

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Радик һәм Ильвира Хөснуллиннарның яшь гаиләсендә 2015 елның 18 августында шатлыклы вакыйга булды. Аларның  уллары туды, аңа Расүл дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 600нче бала булды.Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әти- әниләрне икенче уллары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр. Өлкән уллары исеменә дә котлау сүзләре яңгырады. Ул үз чиратында бәләкәй энесе турында кайгыртырга вәгъдә итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International