Чүпрәле районы оешуның 85-еллык юбилей бәйрәме көнне ике яшь пар үзләренең никахларын законлы рәвештә төркәделәр. Бу тантана быел гына сафка баскан Чыгарылучылар паркында узды. Никахка керүче шушы парларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Валерьевич Шадриков котлады, аларга бәхетле матур тормыш теләп кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Тукай районы Иске Абдул авыл җирлегендә күп еллар бергә тормыш итүче парларны котладылар. Араларында иң лаеклылары, 58 ел бергә гомер итүче Гариповлар гаиләсе. Зариф Гариф улы- Бөек сугыш ветераны, 50 елдан артык Тукай районында хезмәт куйган. Халисә апа- тыл ветераны, 40 еллык математика укытучысы стажы бар. Бәхетле парларның 3 кызы, 8 оныгы, 6 оныкчыклары бар.
2015 нче елның 21 нчы августында Мамадыш районының Гарифуллиннар гаиләсендә сөенчле вакыйга, якты дөньяга уллары туа. Һәм бүген 27 август көнендә тантаналы рәвештә Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә улларына Фирнас исемен биреп, сабыйларының беренче документларын алырга килделәр.
Агымдагы елның 27 нче августында Түбән кама районы Олф Афанас авыл җирлегендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” республикакүләм акциясенә йомгак ясалды. Олы афанас авыл җирлдеге башлыгы Н.Бурмистров аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче быел беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку кирәк-яраклары тапшырды. Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар да укучы балалар тарафыннан әзерлзнгән концерт карап, өйләренә шат күңел һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.
2015 елның 27 августында Баулы ГХАТ бүлегендә бик күркәм гаилә - Герасимовларның Алтын туе билгеләп үтелде. Василий Иванович һәм Галина Андреевна матур гаилә булып, бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр, ике акыллы бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 1 оныкчыклары бар.
Алтын һәм бриллиант юбилярларга Илсур әфәнде Метшиннан акчалата белән котлау хаты тапшырылды.
Актаныш районы Аеш авылыннан тыл ветераны Самигуллина Шамсизиан Ангам кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев хәм авыл Башлыгы җитәкчесе И.Закиров тапшырды.
2015 елның 27 август көнендә Балык бистәсе ГХАТ бүлегендә дүрт әнигә ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды.
Республика көне уңаеннан 26 һәм 27 август көннәрендә ГХАТ бүлегендә алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. Тантанага юбилярларны котларга туганнары, дуслары да килгәннәр иде. Юбилярлар тормышларында булган истәлекле вакыйгалар турында сөйләделәр, бер-береңә ихтирам, аңлап яшәү кирәклеген әйттелэр. Бу тантаналы көн уңаеннан һәр парга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды.