Баулы районында Алтын туй

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның 27 августында  Баулы ГХАТ бүлегендә бик күркәм гаилә -  Герасимовларның Алтын туе билгеләп үтелде. Василий Иванович һәм Галина Андреевна  матур гаилә булып,  бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр, ике акыллы бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 1 оныкчыклары бар.

Әлеге тантаналы көндә аларны алтын туйлары белән котларга җитәкчеләр, юбилярларның хезмәттәшләре, балалары, якыннары һәм туганнары килде. Василий Иванович һәм Галина Андреевна мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, алтын балдаклар алмаштылар, аларга  истәлекле бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International