Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә иң яхшы Авыл хуҗабикәсен сайладылар. “Авыл хуҗабикәсе” бәйгесендә катнашучы хатын-кызлар алдына бик күп төрле бурычлар куелган иде. Алар арасында циркуляр пычкы, чүкеч кебек инструментлар белән эшләү, кулинария өлкәсендәге осталыкны күрсәтү, өстәлне бизәү һәм башка шуның кебек һөнәрләрне күрсәтеп калу гына түгел, ә бәлки аларны кызык һәм үзенчәлекле итеп тәкъдим итә дә белү кирәк иде. Бәйгенең әлеге беренче этабында катнашкан апаларның барсы да финалга чыгу бәхетенә иреште. “Авыл хуҗабикәсе” бәйгесенең йомгаклау этабы ноябрь аенды, Әниләр көне алдыннан үтәр дип көтелә.