2015 елның 27 август көнендә Балык бистәсе ГХАТ бүлегендә дүрт әнигә ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды.
Әле күптән түгел генә “Әни” булу бәхетен татыган хатын-кызларны тәбрикләү сүзен Балык бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин башлап җибәрде. Аларга саулык-сәламәтлек теләде.
Пенсия фонды җитәкчесе Минзия Валеева әниләргә ана капиталы алу өчен сертификат тапшырды һәм бу сертификатны куллану юлларын аңлатып китте.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина катнашучыларны тормышларында була торган иң шатлыклы көннәре белән тәбрик итеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тантаналы өлешнең дәвамында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт булып узды. Истәлек өчен гомуми фото ясалды.