Мәҗлесне ачып һәм кызыл шарлар җибәрүдә район башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Район башлыгы барлык җыелган кунакларны һәм яшь парларны шушы матур вакыйга белән котлады, һәм һәрбер килгән кунакка мәхаббәттә, хөрмәттә яшәргә теләкләрен җиткерде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина шулай ук барлык килгән кунакларны тәбрикләде, һәм “шушы эскәмиягә килгән ялгыз затлар үзләренең язмышларын табарлар” – дип мәҗлесне төгәлләде.