Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 100 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде

2015 елның 28 августы, җомга

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  2015 нче елның  28 август  көнендә 100 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти - Муллаянов Радик Нурдәүләт  улы һәм  әнисе - Муллаянова Айгөл  Инур кызы кызларына  Рената исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны 2 нче балалары туу  вакыйгасы унаеннан котлап,  чын кунелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт , бәхетле итеп үстерүләрен теләде.Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез, диде ул. Барысы район буенча  бүгенге көнгә 183 бала туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International