Ирле- хатынлы Сабировларның алтын туйлары

2015 елның 28 августы, җомга

2015 елның 28 августында  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Римма Хажи кызы һәм Тәбрис Харрас улы Сабировларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.

Әлеге искиткеч бәйрәм белән Сабировларны ихлас күңелләреннән  балалары, оныклары тәбрик итте. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова һәм “Чистопольские известия”(“Чистай хәбәрләре”) газетасы журналисты Гөлнур Садыйкова юбилярларны кайнар  котладылар, Рәхмәт хатлары һәм “ Совет да любовь” истәлек билгесе тапшырдылар.

 Ирле- хатынлы Сабировлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар һәм үзләренә күрсәтелгән игътибарга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International