ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Һәр ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика күләм акциясенә йомгак ясап, Минзәлә шәһәр балалар сәнгать йортында, әз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән балаларга мәктәп сумкалары тапшырылды. Бу акциядә ГХАТ бүлеге дә читтә калмады, ярдәм күрсәтте һәм тантанада катнашты. Быелгы уку елында районда 302 бала беренче класска барса, шуларның 70 ярдәмгә мохтаҗ иде.

Питрәч үзәгендә яңа язылышкан парларнын яраткан урыннары артты. Монда яңа парк ачылды. Яшьләр ГХАТ бүлегендә язылышып чыккач, паркта мәхәббәт агачына йозык эләләр, фотографиягә төшәләр. 5 сентябрь көнне паркта төрле мероприятияләр үткәреләчәк. 


30
август, 2015 ел
якшәмбе
2015 елның август аенда Мулла Иле авылы узенең 775 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Мамадыш районында район хакимияте тарафыннан төзекләндерүгә, чисталыкка, матурлыкка зур игътибар бирелә. Районыбызның һәр җитәкчесе, һәр эшчесе, һәр   кешесе бу эштә булышлык күрсәтә.

2015 елның 29 августында шәһәр көне бәйрәме кысаларында, Яшел Үзәндә тантаналы рәвештә юбилярларны хөрмәтләү узды.

2015 елның 29 августында Бөгелмә шәһәре үзенең 234 нче туган көнен билгеләп үтте. Бөгелмәләр көн дәвамында төрледән-төрле күңел ачу чараларының шаһиты булды: шәһәр сулыгында Flyboard show командасыннан су тамашасы, байкерлар слеты, мототехника күргәзмәсе, халык иҗаты күргәзмәсе һәм башкалар. Ә үзәк мәйданда узган “Bugulma-Fest” музыка фестивале бәйрәмнең үзенә күрә бер йөзек кашы булды. Биредә төрле жанрдагы музыка яңгырады. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре исә бу көнне фестиваль йолдызларын: MC Zali һәм “Пицца”, “Мураками” төркемнәрен кунак итте.

2015 елның 30 август көнендә Балык бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә җәйге туйлар ахырына якынлашты.

25 ел элек, 30 август көнне республика Югары Советы дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. Республикабызның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә бу көнне бәйрәм чаралары узды. Чирмешәндә бәйрәм тантанасы яшьләр мәйданчыгында узды. Мәйданчык территориясе чәчәкләрдән ясалган композицияләр белән бизәлде, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Чирмешәнем - гөлләр иле" дип исемләнгән күргәзмә әзерләгәннәр.


29
август, 2015 ел
шимбә

  29 августа буалылар Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм иттеләр.  Бәйрәмдә күргәзмәләр, аттракционнар, сәүдә рәтләре эшләде. Шулай ук туган ягыбыз турында буалылар төшергән фотолардан, кул эшләреннән күргәзмәләрне дә карарга була иде. Халык рәхәтләнеп күңел ачты.  Бәйрәм зур фейерферк белән тәмамланды.

 29 августа  түбәнкамалылар шәһәребезнең 49 нчы  туган көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан ГХАТ идарәсендә яшь парлар катнашында махсус фотосессия булып узды. Яңа өйләнешкән парлар, өстән яңгыр явып торуга да карамастан, шәһәребезнең матур, истәлекле урыннарында  фотога төштеләр.  Аларның күңелләренә иң хуш килгәне  күптән түгел генә ачылган “LOVE”-очка булды. Шулай ук яшьләр яңа  гына  сафка баскан Габдулла Тукай  исемендәге  паркында да  бик матур фотосурәтләр ясауга ирештеләр. Фотосессия  ахырында  ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләргә баллы  сюрприз тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International