25 ел элек, 30 август көнне республика Югары Советы дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. Республикабызның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә бу көнне бәйрәм чаралары узды. Чирмешәндә бәйрәм тантанасы яшьләр мәйданчыгында узды. Мәйданчык территориясе чәчәкләрдән ясалган композицияләр белән бизәлде, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Чирмешәнем - гөлләр иле" дип исемләнгән күргәзмә әзерләгәннәр.
"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чирмешән бүлекчәсе активистлары "Республика тасмасы" дигән акция үткәрделәр.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин чирмешәнлеләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакировның котлавын ирештерде.
Тантанада яшь чирмешәнлеләргә паспортлар тапшырдылар, юбилярларны, районның иң яшь гражданинын һәм иң яшь гаиләне тәбрикләделәр. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина аларга бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм район үзешчәннәре, "Чирмешән энҗеләре" яшьләр эстрада төркеме чыгышлары белән үрелеп барды.