Мамадыш районында район хакимияте тарафыннан төзекләндерүгә, чисталыкка, матурлыкка зур игътибар бирелә. Районыбызның һәр җитәкчесе, һәр эшчесе, һәр кешесе бу эштә булышлык күрсәтә.
Шәһәребезне матурлауда Мамадыш районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләреның өлеше бар. Аларның тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала, узып барган кешеләр өчен дә матур чәчәкләр янәшәсендә фото- сүрәткә төшу бер рәхәт.