Озак еллар буе үзенең хезмәт юлын Лениногорск районының ГХАТ бүлегенә багышлаган Ямалтдинова Рафика Мөхетдин кызына 1 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Олы юбилее уңаеннан Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлеге белгече Л.А.Шафикова һәм Лениногорск шәһәренең дәүләт оешмалары Совет ветераннары председателе Е. М. Михалева котлап исәнлек-саулык, тыныч, якты көннәр һәм җан тынычлыгы теләделәр. Рафика апага Лениногорск шәһәре башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шәһәребезнең 5 нче урта белем бирү мәктәбендә узган тантанада ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова зур тормышка аяк басучы укучыларыбызга киләчәктә бары тик уңышлар, нык сәламәтлек һәм үз көчләренә ышанырга өндәде.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, бер үк фамилия һәм бер үк төрле әтисе исемен йөртүче пар гаилә корды.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният сараенда Баулы районының 85 еллыгына багышланган тантана узды. Район Башлыгы Рамил Гатиятуллин районның тарихы турындагы киң доклад белән чыгыш ясады, район үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне исемләде һәм бүләкләр тапшырды.
2015 елның 31 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов Яшел Үзән активлары белән очрашты. Катнашучылар арасында ГХТА бүлеге җитәкчесе М.Н.Яковлева да бар иде.
2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм аның тормыш иптәше белән районыбызның иң матур, үрнәк, дус һәм тату яши торган 39 пар гаиләләре белән очрашу тантансы узды. Бу чара район тарихында матур эз калдырган якташларны, бүгенге көндә район тормышында актив катнашучыларны очраштырды.
2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районының ГХАТ бүлеге каршындагы аллеясында зур бәйрәм булды.
Аксубай районының туган якны өйрәнү музеенда яшь гаилә Миләүшә белән Илшат Камаловлар тарихка бер адым ясадылар. Кызлар милли киемнәр киеп туй кадәтләрен, терле бәйгеләр күрсэтелләр, ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Яшь гаилә музей хезмәткәрләрен матур бәйрәм өчен рәхмәтләделәр.