Татарстанда “Президент белән бергә” исемле агым актив эшләп килә. Менделеевск филиалының эше дә читтә калмый.
Яшел Үзән районы Васильево поселогы бәйрәмендә Михаил Георгий улы Һәм Евдокия Павел кызы Проняхиннар “зөбәрҗәт” юбилейларын, шулай ук “алтын” туйларын Вячеслав Геннадий улы һәм Валентина Михаил кызы Шевелевлар гаиләсе билгеләп үттеләр.
Анжела Вавилова фонды һәм Министрлар Кабинеты ЗАГС бүлеге исеменнән Алабуга ЗАГС бүлегендә акция игълан ителде. Йөрәккә охшаган бу савыт иң күрешле урынга куелды.
Белем көнендә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 21 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И. Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова, УФМС бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырдылар. Чарада яшүсмерләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.
Балык бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” девизы астында республикакүләм акциясе колач җәя.
Иң актив катнашучылар – тәүге тапкыр гаилә төзегән яшь парлар. Ихлас йөрәктән кылган изгелек иясенә барып ирешер дигән теләк белән “тамчыдан күл җыела”.
1 нче сентябрь- яңа уку елы башланган көн, белем бәйрәме. Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейка үтә. Минзәлә шәһәрендә урнашкан беренче урта мәктәптәбендә ГХАТ бүлеге мөдире А.П. Куприянова катнашты. Ул район җитәклеге исеменнән кайнар котлау сүзләрен җиткерде. Барлык укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә уңышлар теләде.
Баулы шәһәрендә шәһәр көненә, районның 85-еллыгына, Республика көненә, нефтьчеләр көненә багышланган карнавал узды. Карнавалда хезмәт коллективлары, милли мәдәният үзәкләр, балалар катнашты.
Карнавалның иң матур өлеше булып яшь парларның катнашуы булды.
Бәйрәм бүләкләүләр, концерт белән дәвам итте.
2015 елның 29 августында Чистай шәһәре көненә багышланган бәйрәм чарасын үткәрү барышында төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалды. Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җиңүчеләр рәтенә керде. ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова-Реутинага 2015 елның “Иң яхшы әйләнә-тирә территориясе” дигән (предприятиеләр һәм бюджет оешмалары арасында) бүләк сертификаты тапшырылды.
Бу көннәрдә Балыкбистәлеләр район көнен гөрләтеп бәйрәм иттеләр.
Озак еллар буе үзенең хезмәт юлын Лениногорск районының ГХАТ бүлегенә багышлаган Ямалтдинова Рафика Мөхетдин кызына 1 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Олы юбилее уңаеннан Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлеге белгече Л.А.Шафикова һәм Лениногорск шәһәренең дәүләт оешмалары Совет ветераннары председателе Е. М. Михалева котлап исәнлек-саулык, тыныч, якты көннәр һәм җан тынычлыгы теләделәр. Рафика апага Лениногорск шәһәре башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.