Татарстанда “Президент белән бергә” исемле агым актив эшләп килә. Менделеевск филиалының эше дә читтә калмый.
3 нче сентябрь көнне, С. Гассар исемендәге мәдәният йорты мәйданында терроризмга каршы көрәш бердәмлеге көнен билгеләп үтү кысаларында “Бөтен җиргә һәм кешеләргә тынычлык булсын” исемле бәйрәм концерты булды. Шушы бәйрәм үткән мәйданда “Президент белән бергә” агымы активистлары Мееделеевск шәһәре халкы арасында патриотик рух, Татарстаныбыз һәм аның лидеры өчен горурлык хисләре тәрбияләү буенча эш алып бардылар.
Бу эштән яңа өйләнешкән Николай һәм Людмила Ефстафьевлар да читтә калмады. Алар шулай ук никахлашу көне уңаеннаен котлаулар һәм истәлекле бүләкләр дә кабул итте.