Озак еллар буе үзенең хезмәт юлын Лениногорск районының ГХАТ бүлегенә багышлаган Ямалтдинова Рафика Мөхетдин кызына 1 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Олы юбилее уңаеннан Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлеге белгече Л.А.Шафикова һәм Лениногорск шәһәренең дәүләт оешмалары Совет ветераннары председателе Е. М. Михалева котлап исәнлек-саулык, тыныч, якты көннәр һәм җан тынычлыгы теләделәр. Рафика апага Лениногорск шәһәре башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.