Бу көннәрдә Балыкбистәлеләр район көнен гөрләтеп бәйрәм иттеләр.
Тантаналы бәйрәм “Без бергә” (“Мы вместе”) гимны белән башланып китте. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илхам Валеев районыбызда булган үзгәрешләр, яңа төзелешлзр белән таныштырып үтте. Район халкын Республика көне белән тәбрик итте. “Иң яхшы территория” бәйгесендә катнашучыларны мактау грамоталары белән тәбрикләде.
ГХАТ бүлеге өчен август ае аеруча “җимеш бирү чоры” булып истә калды. Чөнки нәкъ бу айда тәүге кат гаилә коручы парлар күп булды. Шуларның берсен Хуснутдинов Элмир белән Голнур да бәйрәмебезнең төп кунаклары булдылар. Нәкъ бу көнне алар гомер юлларын гомерлеккә бергә бәйләделәр.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илхам Валеев һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина иң бәхетле яшь парны гаиләләре туган көн белән тәбрик иттеләр һәи истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ә районыбызның бәйрәме кызганнан кыза барды. Моңлы җырлар, шаян биюләр барлык балыкбитсәлеләр өчен әле бик озакка күңелләрдә уелып калыр.