2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм аның тормыш иптәше белән районыбызның иң матур, үрнәк, дус һәм тату яши торган 39 пар гаиләләре белән очрашу тантансы узды. Бу чара район тарихында матур эз калдырган якташларны, бүгенге көндә район тормышында актив катнашучыларны очраштырды.
Район башлыгы барлык җыелган кунакларны шушы матур вакыйга белән котлады, һәм килгән кунакларга мәхәббәттә, хөрмәттә яшәргә дигән теләкләрен җиткерде. Аларга алдагы тормышларында шулай ук күркәм, матур яшәргә, ә яшьләр өчен үрнәк гаилә булып калулырын теләп калды. Аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә җылы һәм дустанә мохиттә узды.