Баулыда районның юбилеена багышланган тантана узды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Муса Җәлил исемендәге мәдәният сараенда  Баулы районының 85 еллыгына багышланган тантана узды. Район Башлыгы Рамил Гатиятуллин районның тарихы турындагы киң доклад белән чыгыш ясады, район үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне исемләде һәм бүләкләр тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында районның иң яхшы гаиләләре дә бар иде. Үрнәк Фатхуллиннар, Маркеловлар, Галеевлар, Кульгутиннар, Черновлар, Миннуллиннар, Мурзаковлар, Шамгуловлар, Газалеевлар, Козловлар гаиләләренә Рәхмәт хатлары, бүләк сертификатлары һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International