«Энергетик» мәдәният сарае үзенә җыйган кәләш һәм кияуләр арасында игълан ителгән « Туй шаукымы» конкурсында шәһәр, районыбызнең 9 яшь пары туй киемнәреннән бәйге сынаулары үтте. Үзенчәлекле сорауларга җавап бирүдә, туй вальсын биюдә, кәләш-кияүләргә аерым-аерым куелган биремнәрне үтәүдә иң-иңнәр дип өч пар табылды. Алар Елена һәм Сергей Харитоновлар, Галина һәм Александр Даниловлар, Елена һәм Максим Куличковлар. Яшь парларга киләчәктә матур тормыш һәм гүзәл Зәебездә матур, акыллы балалар үстереп, гөрләп яшәүләрен теләп район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов «Ривьера» паркында ял итү мөмкинлеге бирүче сертификатлар тапшырды.