2015 елның 31 августында рәсми рәвештә «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» муниципальара перинаталь үзәге ачылу тантанасы булып узды. Бу төньяк-көнбатыш төбәгендә беренче - Татарстан Республикасың Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Апас, Югары Ослан муниципаль районнарының акушер-гинекология хезмәте нигезен үстерү үзәге. Бала табарга якын-тирәдәге Чуваш һәм Марий-Эл Республикасыннан хатын-кызларны кабул итү резервы бар.
Үзәгне ачуда вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, министрлык һәм ведомство вәкилләре, Татарстан Республикасы, муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм медицина учрежденияләре катнашты.
Яңа бала табу заллары, операция блоклары һәм яңа туган баланы чыгару залы белән берлектә яңа туган баланы теркәү өчен ГХАТ бүлеге кабинеты ачылды. Вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов алдында тантаналы рәвештә туу турында таныклык – Попова Алиса Александр кызына тапшырылды. Р. Н. Миңнеханов яшь ата-аналарны чын күңелдән котлап, Алиса әнисенә бик матур букет, ә әтисенә исән-имин йөрер өчен автомобиль кәнәфие тапшырды.