2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районының ГХАТ бүлеге каршындагы аллеясында зур бәйрәм булды.
14 яшь пар төрле төстәге булган үзләренең исемнәре һәм туй көне язылган яфракларны мәхаббәт агачына беркеттеләр. Яшьләрнең бәхетле йөзләре һәм килгән кунакларның яхшы күтәренке кәефе мәҗлеснең алып баруда ярдәм итте.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина барлык килгән кунакларны һәм яшь парларны шушындый матур мәҗлес белән тәбрикләде, һәм агачка беркетелгән яфракларны мәхаббәт һәм тугрылык билгесе булыр - дип ассызыклады. Алга таба бәйрәм кәләш фестивале белән дәвам итте. Кәләшләр йөреше Совет урамынан алып яр буена хәтле булды. Яшь парлар шәһәрнең истәлекле, матур күренешле урыннарда фотосүрәтләргә төшеп интернет челәрләренә куеп бардылар. Яр буенда, ир-атлар үзләренең иптәшләрен чакырып вальс биеделәр. Матур биюдән cоң, сәхнәгә яшь парларны чакырып Район башлыгы Анатолий Иванов шушы матур вакыйга белән котлады мәһәббәттә, хөрмәттә яшәргә теләкләрен җиткереп истәлекле бүләкләр тапшырды.
Иң кызыгы фестиваль азагында иде, кәләшләр чәчәк бәйләмнәрен киядә булмаган кызларга аттылар. Кәләшләр фестивале безнең шәһшрдә матур һәм еш гадәткә әверлер дип өметләнәсе килә.