29 августа түбәнкамалылар шәһәребезнең 49 нчы туган көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан ГХАТ идарәсендә яшь парлар катнашында махсус фотосессия булып узды. Яңа өйләнешкән парлар, өстән яңгыр явып торуга да карамастан, шәһәребезнең матур, истәлекле урыннарында фотога төштеләр. Аларның күңелләренә иң хуш килгәне күптән түгел генә ачылган “LOVE”-очка булды. Шулай ук яшьләр яңа гына сафка баскан Габдулла Тукай исемендәге паркында да бик матур фотосурәтләр ясауга ирештеләр. Фотосессия ахырында ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләргә баллы сюрприз тапшырдылар.