2015 елның 29 августында Бөгелмә шәһәре үзенең 234 нче туган көнен билгеләп үтте. Бөгелмәләр көн дәвамында төрледән-төрле күңел ачу чараларының шаһиты булды: шәһәр сулыгында Flyboard show командасыннан су тамашасы, байкерлар слеты, мототехника күргәзмәсе, халык иҗаты күргәзмәсе һәм башкалар. Ә үзәк мәйданда узган “Bugulma-Fest” музыка фестивале бәйрәмнең үзенә күрә бер йөзек кашы булды. Биредә төрле жанрдагы музыка яңгырады. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре исә бу көнне фестиваль йолдызларын: MC Zali һәм “Пицца”, “Мураками” төркемнәрен кунак итте.
Бәйрәм күз явын алырдай матур фейерверк белән тәмамланды.
Шәһәр көне – 2015 бәйрәмен оештыручыларга, анда катнашучыларга, район җитәкчелегенә һәм шәһәр мэры Линар Закировка шәп кәеф һәм яхшы программа өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез!