29 августа буалылар Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә күргәзмәләр, аттракционнар, сәүдә рәтләре эшләде. Шулай ук туган ягыбыз турында буалылар төшергән фотолардан, кул эшләреннән күргәзмәләрне дә карарга була иде. Халык рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәм зур фейерферк белән тәмамланды.