Республика Көне бәйрәме алдыннан, “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” марафоны кысаларында, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге “Республика тасмасы” акциясен дәвам итте. Бүлек хезмәткәрләре 28 августта, никахларын тантаналы төстә теркәү алдыннан, яңа өйләнешүчеләргә һәм кунакларга Татарстан флагы төсләре төшерелгән тасмалар тараттылар. Яшь буынны тәрбияләүдә, аларда ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуда Республика символының әһәмияте зур.