Яңа ачылган никахлашу залында "Гашыйк йөрәкләрнең игелекле гамәлләр өчен" дигән Хәйрия акциясе башланды.
Әлеге акция бөтен республика күләмендә үткәрелә. Ул Анжела Вавилова фонды исемендәге балалар хосписында ятучы авыр хәлдәге пациентлар өчен средстволар җыюга юнәлтелгән.Залда урнаштырылган йөрәк формасындагы үтә күренмәле кубка биредә беренче никахлашкан пар үз взносын керттте инде. Яңа өйләнешүче парлар гына түгель, бүтән райондашларыбыз да әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен кертерләр дип ышанасы килә.
Яшь әти –әниләр 2014 нче елның 14 октябрендә Менделеевск шәһәрендә узган коллегия вакытында күрсәтмә чыгышлар вакытында язылышканнар иде. Менә гаиләдә тагын бер шатлыклы вакыйга: беренче уллары туу. Яңа туган балага Аяз дип исем куштылар. Ул болытсыз күк йөзе, шатлыкны аңлата.Гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәк букетлары һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле открыткасы тапшырылды.
2015 елның 18 сентябрендә Чистай никахлашу сараенда 400нче пар булып Павел һәм Марина Казейлар теркәлде.
"Жаваплы ата-аналык мәктәбе" дип аталган муниципаль программа кысаларында Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендэ "Гаилә тәрбиясе Әлифбасы" һәм "Гаилә белә булу" исемле ике зур проект тормышка ашырыла. Бу проектлар Түбән Кама мәктәпләренең укучыларна юнәлдерелгән. «Гаилә тәрбиясе Әлифбасы"ның беренче дәресе ГХАТ идарәсендә 2015 уку елының 7 сентябрь көнендә 1нче һәм 2нче урта мәктәп укучылары катнашында узды. Максаты - мондый дәресләр балалар һәм яшүсмерләр арасында гаилә кыйммәтләре мөһимлеген һәм гаиләдә яшәү рәвешен пропагандалау.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2015 елның 17 сентябрь Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 10 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.
14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.
Тантанада Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина катнашты. Ул яшүсмерләргә ничек паспортны тотарга, аның җәгыятьтә кулланышы турында сөйләде.
2015 елның 17нче сентябрь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 6 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Азамат Ильгизар улы Каюмов – 8 сентябрь көнендә дөнья күрде.
Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сәлимә апа Шәкүрова үзенең 90 яшьлек юбилеен дә билгеләп узды.
Юбиляр гомер кичергән нигезендә улы Иршат һәм килене Фәридә тәрбиясендә яши. Бергә алар 43 ел дус һәм тату булып, бер сүздән аңлалашып яшиләр. Сәлимә апа мөстәкыйль рәвештә өйдә йөри, урамга саф һава суларга чыга, киңәше белән булса да йорт эшләрендә ярдәм итәргә тырыша. Олы яшьтә булуына карамастан бүгенге көн яңалыклары белән яхшы таныш, хәтере дә әйбәт.
2015 -Чүпрәле елъязмасында парклар һәм скверларны яңарту елы белән истә калачак. Үткән шимбәдә район үзәк паркында яңа Геройлар Аллеясы барлыкка килде. Әлеге аллеяны булдыру Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район җитәкчелеге тарафыннан карар кылынган иде.