Яңа ачылган никахлашу залында "Гашыйк йөрәкләрнең игелекле гамәлләр өчен" дигән Хәйрия акциясе башланды.
Әлеге акция бөтен республика күләмендә үткәрелә. Ул Анжела Вавилова фонды исемендәге балалар хосписында ятучы авыр хәлдәге пациентлар өчен средстволар җыюга юнәлтелгән.Залда урнаштырылган йөрәк формасындагы үтә күренмәле кубка биредә беренче никахлашкан пар үз взносын керттте инде. Яңа өйләнешүче парлар гына түгель, бүтән райондашларыбыз да әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен кертерләр дип ышанасы килә.