Чүпрәледә Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары Аллеясы барлыкка килде

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

2015  -Чүпрәле елъязмасында парклар  һәм скверларны яңарту елы белән истә калачак. Үткән шимбәдә район үзәк паркында яңа Геройлар Аллеясы барлыкка килде. Әлеге аллеяны  булдыру Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район җитәкчелеге тарафыннан карар кылынган иде.

Чүпрәле җире үз иленең ватанпәрвәр шәхесләре, батыр йөрәкле Геройлары, көчле һәм тәвәккәл кешеләре белән горурлана. Нәкъ  менә аларның якты истәлеген мәңгеләштерү, шулай ук, киләчәк буынга тарихыбызны тапшыру  максатыннан Чүпрәледән чыккан Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының бюстларын ясау турында сүз алып барылды.

Ниһаять, тантаналы, тарихи  мизгел вакыты җитте. Геройлар Аллеясында Чүпрәле данын республика, ил күләмендә таныткан шундый 17 батыр шәхесләрнең бюсты урнаштырылды. Аларны ачу тантанасында Аллеяда шәхсән үз бюсты да урнаштырылган, якташыбыз, Россия Герое Газинур Хәйруллин да катнашты.

-Һичшиксез әлеге кешеләр тарихта үз эзен калдырган  ватанпәрвәрлекнең якты үрнәге булып торалар. Һәр йолдыз ул-батырлык. Һәм ул гомерләрен бүләк итү бәрабәренә яуланган. Шуның өчен Геройларыбыз алдында баш иеп, олы рәхмәтләребезне әйтәбез,-диде Александр Шадриков.

Герой исеменә зур сынау юллары аша узган  якташбыз Газинур Хәйруллин да батырларга хөрмәтен белдерде:

-Бүген шундый олы бәйрәмдә якташларым арасында булуыма чиксез шатмын. Әлеге һәйкәлләр Геройларының якыннары, Чүпрәле халкы өчен олы бүләк. Парктагы бу аллея, районның олы бер тарихы булып тора һәм киләчәк буынны Ватанны ярату һәм саклау тәрбия юнәлешендә бәһасез өлешен кертәчәк.

Тантаналы чарадан соң, кунаклар һәм район халкы Аллея мәйданы буйлап уздылар. Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Геройлары: Зариф Алимов, Семен Уганин, Нурулла Фазлаев,Исмагил Хакимов, Петр Юхвитов, Дан орденының тулы кавалерлары: Зиатдин Арсланов һәм Григорий Семенов, Россия Герое-Газинур Хәйруллин, СССР Авиация промышленносте министры- Петр Дементьев,  Социалистик Хезмәт Геройлары: Әхмәтгәрәй Әбдреев,   Лазарь Дергунов, Александр Мокшин, Сергей Немасев, Равиль Низаметдинов,  Абдулла Сабирҗанов,  Хезмәт Даны орденынынң тулы кавалеры, төзүче  Мөхәрәм Абдулханов бюстлары урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International