Акциянең максаты - Татарстан Республикасының балалар хосписында ятучы авыр хәлдәге пациентларга ярдәм күрсәтү өчен иганә җыю. Язылышучы парлар һәм килгән кунаклар ихластан хәйрия акциясендә катнашалар. Гилмутдиновлар һәм Николаевларның яшь гаиләсе чит кешеләрнең кайгысына битараф калмадылар һәм Анжела Вавилова исемендәге фондка үз өлешләрен керттеләр.
Бу тантаналы бәйрәмгә ГХАТ булеге эшчеләре белән 18 урнәк булырдай гаилә чакырылды. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Макаров Валерий Владимир улы истәлекле буләкләр һәм чәчкәләр тапшырды.
Мөслим районында сәламәт яшәү рәвеше актив пропагандалана. Элек тротуарлар булмау җәяүлеләрнең авырткан урыны булса, хәзер исә Мөслим авылы урамнарында бар җирдә дә тротуарлар салынган. Район Башлыгы Р.Х.Муллиннан башлап, күп кенә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре җәяү һәм велосипедта йөрүгә күчтеләр.
2015 елның 21 сентяберендә ГХАТ бүлеге эшчеләре табиблар белән тапшырдылар бәхетле әти-әниләренә баланың беренче документын туу турында таныклыгын. Балага матур мусульман “Әлия” исеме бирделәр.
Мендельсон маршын ишетүгә Көмеш кәләш белән кияүнең күзләре яшьләнде. Шул көнне алар яңадан яшьлекләрен искә төшерделәр.
Никахны теркәү көне өйләнешүчеләр һәм туганнары өчен дә бик әһәмиятле көн.Бу көнгә яшьләр үзләре дә, әти -әниләре һәм туганнары бик озаклап әзерләнәләр.
Тәтеш шәһәре хакимияте дә яшь өйләнешүчеләр өчен шәһәр паркын үзгәрттеләр. Туй кортежын каршы алу мәйданчыгы булдырылды, яшел үсентеләр фонында фотога төшү өчен матур эскәмияләр барлыкка килде.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган көннән 12 пар баулылы никахларын теркәде. Аларның һәркайсысы хәйрия акциясында катнашты.
Шәфкатьле, мәрхәмәтле Баулы халкы А.Вавилова Фондына үзенең өлешен кертүен дәвам итәр дип ышанып калабыз.
Әлеге чаралар барлык авыл җирлекләрендә дә уздырыла.”Фидакарь хезмәтләре белән үз-үзләрен аямыйча туган ягыбыз байлыгын саклаган һәм арттырган кешеләргә чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә ...” дигән котлау сүзләрен район Башлыгы Рамис Сафиуллов һәм аның урынбасарлары барлык җыелучыларга да җиткерергә тырышалар.
19 сентябрьда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре язылышуларны теркәү тантанасы алдыннан яшь парларга һәм аларның кунакларына гадәти булмаган очрашу тәкъдим иттеләр. Халыкара смайлик көне уңаеннан “Бүгенге көн сезгә нәрсә бүләк итә?” дип исемләнгән шаян һәм күңелле фал ачу уенын оештырды алар. Игелекле һәм кызыклы теләкләр яңа өйләнешүчеләргә бүгенге әһәмиятле көннәренә елмаюлар һәм күтәренке кәефләр өстәде.