Мөслим районында сәламәт яшәү рәвеше актив пропагандалана. Элек тротуарлар булмау җәяүлеләрнең авырткан урыны булса, хәзер исә Мөслим авылы урамнарында бар җирдә дә тротуарлар салынган. Район Башлыгы Р.Х.Муллиннан башлап, күп кенә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре җәяү һәм велосипедта йөрүгә күчтеләр.
2015 елның 22 сентябрендә Мөслим районы ГХАТ бүлеге дә «Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне» акциясендә бик зур теләк белән катнаштылар, һәм автомобиль транспорт кулланудан баш тартып, эшкә җәяү килделәр.