19 сентябрьда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре язылышуларны теркәү тантанасы алдыннан яшь парларга һәм аларның кунакларына гадәти булмаган очрашу тәкъдим иттеләр. Халыкара смайлик көне уңаеннан “Бүгенге көн сезгә нәрсә бүләк итә?” дип исемләнгән шаян һәм күңелле фал ачу уенын оештырды алар. Игелекле һәм кызыклы теләкләр яңа өйләнешүчеләргә бүгенге әһәмиятле көннәренә елмаюлар һәм күтәренке кәефләр өстәде.