Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган көннән 12 пар баулылы никахларын теркәде. Аларның һәркайсысы хәйрия акциясында катнашты.
Шәфкатьле, мәрхәмәтле Баулы халкы А.Вавилова Фондына үзенең өлешен кертүен дәвам итәр дип ышанып калабыз.