Әлеге чаралар барлык авыл җирлекләрендә дә уздырыла.”Фидакарь хезмәтләре белән үз-үзләрен аямыйча туган ягыбыз байлыгын саклаган һәм арттырган кешеләргә чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә ...” дигән котлау сүзләрен район Башлыгы Рамис Сафиуллов һәм аның урынбасарлары барлык җыелучыларга да җиткерергә тырышалар.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче өлкәннәр белән аралашканда Тәтеш районының үсеш перспективалары, яңа социаль объектлар төзү буенча фикер алышына. Очрашуны оештыручылар кунаклар өчен бәйрәм программасын җырлар һәм биюләр белән бизәгәннәр, бигрәк тә котлау сүзләре бергә яшәүләренең юбилейларын билгеләп үтүче парларга җиткерелә.Ә алар районыбызда әз түгел.