Акциянең максаты - Татарстан Республикасының балалар хосписында ятучы авыр хәлдәге пациентларга ярдәм күрсәтү өчен иганә җыю. Язылышучы парлар һәм килгән кунаклар ихластан хәйрия акциясендә катнашалар. Гилмутдиновлар һәм Николаевларның яшь гаиләсе чит кешеләрнең кайгысына битараф калмадылар һәм Анжела Вавилова исемендәге фондка үз өлешләрен керттеләр.