Бөтен дөньяда кияү һәм кәләшләр менә инде 170 ел Мендельсонның туй маршы астында бергәләшеп атлыйлар

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

    Никахны теркәү көне өйләнешүчеләр һәм туганнары өчен дә бик әһәмиятле көн.Бу көнгә яшьләр үзләре дә, әти -әниләре һәм туганнары бик  озаклап әзерләнәләр.

   Тәтеш шәһәре хакимияте дә яшь  өйләнешүчеләр өчен шәһәр паркын үзгәрттеләр. Туй кортежын каршы алу мәйданчыгы булдырылды, яшел  үсентеләр фонында фотога төшү  өчен матур эскәмияләр барлыкка килде.

  Тәтеш муниципаль  районы Башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге дә  яшь өйләнешүчеләргә бәйрәм кәефен күтәрү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. ЗАГС бүлеге тирәсендә чәчәкләр газоны, “чәчәкле” йөрәк, символик “алтын балдаклар” урнаштырылды.

  Районда барлыгы 97 парның никахы теркәлде һәм 15 пар үзләренең чиратларын көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International