Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге фойесенда “Яраткан йөрәкләрдән изге эшләр өчен” дигән хәйрия акциясе логотибы төшерелгән куб урнаштырылган. Әлеге акциянең максаты – Татарстан Республикасы балалар хосписында дәваланучы балаларга ярдәм итү. Беренче катнашучылар ЗАГС бүлеге эшчеләре һәм 2015 елның 18 августында үзләренең никахларын теркәүче Ирек һәм Ләйсән Кәримовлар булдылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Балык бистәсе районының күренекле әһеле Мөхәмәт Зыятдин улы Гайнетдинов бүген үзенең 91нче көзен каршы ала!
23 сентябрь көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 21 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шарипов яшьүсмерләрне җылы котлады һәм паспортлар тапшырды.
Тантанага 50 ел бергә яшәгән парлар һәм яшь гаиләләр яңа туган балалары , дәү әниләре, дәү әтиләре белән килделәр.
Ел саен алтын көзне ЗАГС бүлекләре гомерләрен халкына, сәламәтлеген яшьләргә биргән өлкән яшьтәге парларны котлыйлар.
Ирле-хатынлы Бурдиннар Федор улы Михаил һəм Иван кызы Любовь менə инде 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлыйлар.Бер- берсен хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.1960 елның 21 сентябрендə бу парлар өйлəнешкəннəр.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге фойесендə йөрəк формасында «Яраткан йөрəклəрдəн игелекле эшлəргə» хəйрия акциясе логотибы белəн куб-накопитель урнаштырдылар.
Акциянең бурычы- иганә җыю, дəвалап булмый торган Татарстан Республикасы авыру балаларына булышу. Югары Ослан халкын,кунакларларын бу хəйрия акциясендə катнашырга чакырабыз.
Яшь парлар теләгән көнен һәм вакытын сайлап, Казан шәһәренең Киров, Идел буе районы ГХАТ бүлекләренә һәм “Казан” гаилә үзәгенә языла алалар.
Яшь парларга никах вакытын билгеләү өчен ярдәм күрсәтү порталында “Услуги ЗАГС” бүлегендә онлайн-гариза биреп, теләгән урынын һәм вакытын сайлап, дәүләт салымын түләп, гариза бирү өчен язылырга була.
ГХАТ бүлекләренә яшьләр гаризаны 32-33 көн алдан үзләре барып язырга тиеш, дип хәбәр итә ГХАТ Идәрәсе.
Шуны билгеләп китәсе килә, 2016 елда гариза бирүчеләр өчен 16.06.2016 һәм 20.06.2016 көннәре “бәхетле көннәр” дип санала.